«Цифралы диктант»

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

   «Цифралы диктант» проекты 2020 елның 28 мартыннан 11 апреленә кадәр Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә цифралы грамоталылыкка мониторинг үткәрү һәм «Россия Федерациясенең цифралы икътисады» милли программасының «цифралы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында чараларны тормышка ашыруга халыкны җәлеп итү максатларында үткәрелә.

   Әлеге проект ике төркемне - 14-18 яшь, 18 яшь һәм өлкәнрәк гражданнарга юнәлтелгән һәм ул база интернет – программаларын белү, Интернет-сервисларны куллану һәм анда ориентлашу, компьютер грамоталылыгы, Интернетта куркынычсызлык, халыкның цифрали грамоталылыгын арттыру белән бәйле программаларны һәм проектларны җыю һәм анализлауны үз эченә ала.

   Цифралы грамоталылыкны билгеләү өчен Онлайн-тестлар, шулай ук төбәк халкының цифралы грамоталылыгын арттыру буенча проектлар һәм программалар турында мәгълүмат туплана торган регионнарның санлы мөмкинлекләре картасы https://цифровойдиктант.рф/ «цифрлы диктант» сайтында урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International