ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә алганда дискриминациягә юл куймау мәсьәләсе буенча белешмәлек


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

9 апрельдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Бариев Марат Мансур улы гражданнарны онлайн форматта кабул итәчәк. Башлана: 10.00 сәгатьтә. Кабул итү алдан язылу буенча 238-10-00 яки 89376290017 телефоннары буенча үткәрелә.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 7 апрель 18 сәгатьтән 2020 елның 8 апрель 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Урыны белән юеш кар, көндез яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-5˚. Һаваның максималь температурасы көндез +8..+12˚.

Бүген, 7 апрельдә административ хокук бозулар буенча утырыш узды. Утырышны Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды. Җыелыш эшендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач районы бүлеге башлыгы Габдрахманов Марат Ренат улы, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты Шакирова Гөлназ Фәрит кызы, ТР Биологик ресурслар комитетының Балтач районы буенча районара бүлеге җитәкчесе Сабиров Айрат Әнәс улы, ТР МЭПР Төньяк территориаль идарәсенең I разрядлы белгече Ибраһимов Мансур Галимулла улы, табигать тыюлыгы башлыгы Хаҗиев Рамил Камил улы катнашты.

Балтач районында #БезБергә акциясен беренчеләрдән булып район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин хуплады. Аның шәхси акчалары хисабына ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга: Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе Мөкәрәмә Шиһабиевага (Арбаш авылы), озак еллар мех фабрикасында эшләгән Әлфия Гыйльмуллинага (Таузар авылы), балачактан инвалид Ания Нигъмәтҗановага (Нөнәгәр авылы) һәм мәгариф системасында эшләгән Бөек Ватан сугышы ветеранының сеңлесе Сания Гыйльмановага (Чепья авылы) азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Алар район башлыгына игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәне өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.

Азык-төлек тапшырганда профилактиканың барлык чаралары да үтәлде.

2020 елның 25 мартында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин илебез территориясендә яңа коронавирус инфекциясе - COVID-19 таралу сәбәпле, халыкка мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьтә халыкның иң зәгыйфь төркемнәренә-өлкән буын кешеләренә һәм хроник авырулардан интегүчеләргә аерым игътибар бирелде.

Быел Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак. Аграрчылардан заявкалар килә башлады һәм шартнамәләр төзелә. Барлыкка килгән эпидемиологик вәзгыятькә бәйле барлык документлар электрон рәвештә racin.ru сайтында тутырыла.


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 6 апрель кич, тәүлек дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-20 м/с (Казанда 18 м/с га кадәр), төнлә һәм иртән кыска вакытлы буран һәм юлларда бозлавык көтелә.

Татарстанда цифрлы пропускларны алу процессы гадиләштерелде.

Хәзер системада теркәү өчен 2590 кыска номерына паспорт номерын күрсәтеп, бушлай СМС-хәбәр җибәрергә кирәк.


5
апрель, 2020 ел
якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: иртән, көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 2020 елның 6 апрелендә урыны белән көчле җил көтелә: - көчәйгәндә 15-18 м/с; - аерым районнарда кыска вакытлы буран (Казан шәһәреннән башка).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International