Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе агымдагы елның 14 апрелендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр үз-үзеңне изоляцияләү режимында авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен телефон аша «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясен оештыра: Казан шәһәре, К.Маркс ур., 31/7 йорт, телефон: 8(800) 201-16-00.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! Соңгы көннәрдә азык-төлек товарларына бәяләрне арттыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына мөрәҗәгатьләр ешайды.
Республика халкы катнашында әлеге экспресс-сораштыру Татарстанда азык-төлек товарлары базарындагы вәзгыятьне объектив бәяләргә мөмкинлек бирер дип ышанабыз.
Экспресс-сораштыру 2020 елның 8 апреленнән 11 апреленә кадәр үткәрелә. Татарстан Республикасының һәр теләгән кешесе катнаша ала.
Бүген, 9 апрель көнне, Балтач районы хуҗалык-эксплуатация хезмәте эшчеләре үз-үзеңне изоляцияләү вакытында халыкка хезмәт күрсәтүче кибет, оешма, учреждениягә керү юлларына тротуарларга дезинфекция үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь күләме 30 млн сум булачак. Катгый таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгының 2 елдан артык эш тәҗрибәсе булу.
Полиция хезмәткәрләре һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенеӊ райондагы белгечләре тарафыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозуның 11 очрагы теркәлгән.
Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре бар куәткә язгы культураларны чәчүгә әзерләнәләр. Әмма шуны да онытмыйлар: Татарстан – хәтәр игенчелек зонасында.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган АПКны техник модернизацияләүгә ярдәм итүнең төп механизмнарыннан берсе – ташламалы лизинг, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә яхшырак шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алырга ярдәм итә. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән «Росагролизинг» АҖ 2020 елның 6 апреленнән 1 июненә кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен кризиска каршы махсус тәкъдим кертте, ул төп бурычны 1 елга кадәр кичектерү мөмкинлеген күздә тота.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 6 апрельдә Илкүләм товар биржасы товар интервенцияләрендә катнашу өчен аккредитацияләүгә заявкалар кабул итә башлады. Торглар күләме 1,5 млн тоннага кадәр җитә, торглар башлануның якынча датасы – 13 апрель.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда матди-техник базаны ныгытуга грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә.
Бүген Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин ялгыз яшәүче гражданнарга - Флүрия Самигуллинага (Карадуган авылы), Минзифа Каримовага (Кариле авылы), Фәнзилә Курочкинага (Балтач), Фәнис Галимуллинга (Норма авылы), Саимә Мәхмүдовага (Балтач), Гыйльмулла Зәкиевка (Балтач) һәм ялгызы гына 2 бала үстерүче Нурмөхәмәт Шакировка (Балтач) ярдәм йөзеннән бәрәңге тапшырды.