Беренче чиратта кирәкле азык-төлек товарларына бәяләр турында Татарстан Республикасы халкыннан экспресс-сораштыру үткәрү хакында

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! Соңгы көннәрдә азык-төлек товарларына бәяләрне арттыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына мөрәҗәгатьләр ешайды.
Республика халкы катнашында әлеге экспресс-сораштыру Татарстанда азык-төлек товарлары базарындагы вәзгыятьне объектив бәяләргә мөмкинлек бирер дип ышанабыз.
Экспресс-сораштыру 2020 елның 8 апреленнән 11 апреленә кадәр үткәрелә. Татарстан Республикасының һәр теләгән кешесе катнаша ала.

Сылтама өчен сораштыру монда.
Исегезгә төшерәбез, сезнең йорт янындагы азык-төлек кибетенә бару өчен махсус пропуск рәсмиләштерергә кирәкми.
Исән булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!​

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International