Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозу

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Полиция хезмәткәрләре һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенеӊ райондагы белгечләре тарафыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозуның 11 очрагы теркәлгән. 4 очрак буенча протокол төзелгән, эш судка җибәрелгән. 

 Калган очраклар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 3 мартында чыккан 234нче карары буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен, РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.3 маддәсе буенча административ җаваплылыкка (гражданнар өчен штрафның күләме — 100-500 сум) тартуны күз алдында тота.

Хөрмәтле балтачлылар! 

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын һәм кагыйдәләрен үтәсәк иде!

Өйдә калу - үз гаиләңне, туганнарыңны, танышларыңны һәм таныш булмаган кешеләрне саклап калу. Авыруның таралуын туктату өчен безгә көчебездән килгәннең барысын да эшләргә кирәк! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International