Начар метеорологик күренешләр: 6 апрель кич, тәүлек дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-20 м/с (Казанда 18 м/с га кадәр), төнлә һәм иртән кыска вакытлы буран һәм юлларда бозлавык көтелә.
Аязучан болытлы һава. Төнлә-иртән кар, кыска вакытлы буран, көндез явым-төшемсез. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, 7-12 м/c, урыны белән көчәйгәндә 15-20 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -1..-4˚. Көндез максималь һава температурасы +4..+7˚. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килү көтелә.