Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин #БезБергә акциясен хуплады

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Балтач районында #БезБергә акциясен беренчеләрдән булып район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин хуплады. Аның шәхси акчалары хисабына ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга: Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе Мөкәрәмә Шиһабиевага (Арбаш авылы), озак еллар мех фабрикасында эшләгән Әлфия Гыйльмуллинага (Таузар авылы), балачактан инвалид Ания Нигъмәтҗановага (Нөнәгәр авылы) һәм мәгариф системасында эшләгән Бөек Ватан сугышы ветеранының сеңлесе Сания Гыйльмановага (Чепья авылы) азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Алар район башлыгына игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәне өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.

Азык-төлек тапшырганда профилактиканың барлык чаралары да үтәлде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International