ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2020 ел
шимбә

Хөрмәтле гражданнар!
Киләсе банкларда график буенча клиентларны кабул итү уздырылачак:
Россельхозбанк - дүшәмбе 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр
Ак барс - көн саен (дүшәмбедән) 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр
Сбербанк - дүшәмбе, сишәмбе
Клиентлардан законнарда каралган куркынычсызлык чараларын катгый үтәүләрен сорыйбыз ( саклагыч битлекләр, перчаткалар МӘҖБҮРИ).

ТР Цифрлы үсеш министрлыгына республика халкыннан килгән күп санлы мөрәҗәгатьләр аркасында кайбер максатлар буенча цифрлы үткәргечләр алу тәртибенә үзгәрешләр кертү турында Карар кабул ителде.


3
апрель, 2020 ел
җомга

Рөстәм Миңнеханов ял атнасы вакытында балалар бакчаларында абонент түләвен гамәлдән чыгарды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram да үзенең рәсми битендә коронавирус таралуга бәйле рәвештә, ял атнасы вакытында балалар бакчаларына түләү турындагы яңа карар турында сөйләде. Президент әлеге режим вакытында балалар бакчасына йөргән өчен түләүне гамәлдән чыгару турында хәбәр итте.

"Миңа әти-әниләрдән күп мөрәҗәгатьләр килә. Хөкүмәткә эшләми торган көннәр вакытында балалар бакчаларында абонент түләвен гамәлдән чыгарырга кушты. Бу чорда түләргә өлгерүчеләрнең барысына да яңадан исәп-хисап ясалачак. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!», - дип нәтиҗә ясады республика Президенты.

Санитар-эпидемиологик режим чорында ялгыз пенсионерларга максималь рәвештә ярдәм итәргә кирәк.

Балтач районы "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре ялгыз яшәүче өлкәннәргә иң кирәкле әйберләрне сатып алырга булышалар, азык-төлек, дарулар алып киләләр.

Ярдәмгә мохтаҗ ялгыз әбиләр һәм бабайлар 2-43-78 ("Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге) һәм 2-54-39 (район башкарма комитеты) номерлары буенча шалтырата алалар.

ТР да ялгыз һәм өлкән кешеләргә ярдәм итү буенча кайнар линия: 8(800) 200-34-11

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 3 апрель 18 сәгатьтән 2020 елның 4 апрель 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, 5-10 м/c, көндез урыны белән 13 м/с тизлектә. Төнлә минималь һава температурасы -1. .+2 ̊. Көндез максималь һава температурасы +13..+16 ̊.

Эпидемиологик хәлнең начар булуына бәйле рәвештә, сезне прокуратура органнарына дистанцион мөрәҗәгать итү мөмкинлеген куллануыгызны сорыйбыз

2020 елның 31 мартында Балтач районы Сәрдегән авылында яшәүче тыл ветераны Закирова Бибиниса Әшрафҗан кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2020 елның 2 апрелендә Балтач районы Куныр авылында гомер итүче тыл ветераны Зыятдинов Ибраһим Зыятдин улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бүләкләнүчеләрнең олы яшьтә булуын, аларның сәламәтлеге начар булуын һәм иммунитетының түбәнәюен исәпкә алып, эпидемиологик хәл һәм аның үсешен фаразлау шартларында Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин юбилярларны телефон аша котлады.

РФ Президентының рәсми котлавы, район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр ветераннарга юбилей көнендә туганнары аша тапшырылды.

10 апрельдән 17 майга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак.

 

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Россельхозбанк" АҖ авыл кешеләренә ташламалы кулланучылар кредиты бирү программасын гамәлгә ашыру турындагы килешүне имзаладылар – бу “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” буенча дәүләт программасының төп инструментларының берсе.


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Пятёрочка» сәүдә челтәре Казандагы үз кибетләреннән продуктлар китереп бирү сервисын - «Доставка. Пятёрочка» - оештырган. Мондый хезмәт күрсәтү Казанның Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин, Вахит, Совет һәм Идел буе районнарында башкарыла. Сервис кысаларында Татарстан фермерларының һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясен: ит, казылык әйберләре, ярымфабрикатлар, сөт, сырлар, йомырка, сөт һәм икмәк продукциясе, яшелчәләр, чәйләр һәм башка әйберләр алырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International