Рөстәм Миңнеханов ял атнасы вакытында балалар бакчаларында абонент түләвен гамәлдән чыгарды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram да үзенең рәсми битендә коронавирус таралуга бәйле рәвештә, ял атнасы вакытында балалар бакчаларына түләү турындагы яңа карар турында сөйләде. Президент әлеге режим вакытында балалар бакчасына йөргән өчен түләүне гамәлдән чыгару турында хәбәр итте.
"Миңа әти-әниләрдән күп мөрәҗәгатьләр килә. Хөкүмәткә эшләми торган көннәр вакытында балалар бакчаларында абонент түләвен гамәлдән чыгарырга кушты. Бу чорда түләргә өлгерүчеләрнең барысына да яңадан исәп-хисап ясалачак. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!», - дип нәтиҗә ясады республика Президенты.