2020 елның 25 мартында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Илебез территориясендә яңа коронавирус инфекциясе - COVID-19 таралу сәбәпле, халыкка мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьтә халыкның иң зәгыйфь төркемнәренә-өлкән буын кешеләренә һәм хроник авырулардан интегүчеләргә аерым игътибар бирелде.
60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр аерым куркыныч янаучылар төркемендә. Алар мәҗбүр рәвештә үзизоляциядә булырга һәм кешеләр тупланган җирләрдән ераграк йөрергә тиеш. Өйдән кибеткә яки даруларга чыгу алар өчен куркыныч.
Хәзерге вакытта Территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең гомуммилли ассоциациясе Гомумроссия халык фронты белән берлектә "МыВместе" проектын тормышка ашыра. Бу проект ярдәм итәргә теләүчеләрне һәм ярдәм кирәк булган кешеләрне тиз табарга мөмкинлек бирәчәк.
Катлаулы вәзгыятьтә безгә һәрвакытта да ярдәм кирәк һәм хәзер, пандемия шартларында үзе турында кайгырта алмаган кешеләргә битараф булмау һәм аларга ярдәм күрсәтү бик мөһим.
.png)
.png)