22-23 июльдә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Олег Скуфинский РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин кушуы буенча узган эш визиты белән Татарстан Республикасында булды.
Балтачның «Наз» үзәге хезмәткәрләре үз клиентларының яшәү шартларын яхшыртыр өчен бик теләп ярдәм итәләр.
Балтач районы игенчеләре өчен кызу урак чоры җитте. Шушы көннәрдә районыбызның авыл хуҗалыгы оешмалары урып-җыю эшләренә кереште. Кыр корабларының барысы да уракка әзер, техникалар тикшерү узган.
Китап укучыларны китап укуга җәлеп итү, әдәбиятка мәхәббәт уяту, кече ватаннарына карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан «Укый торган Татарстан: әдәби сәхнә» дип исемләнгән әдәби-театр фестивале оештырылды.
Узган ялларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән «Яшь гаилә» яңа программасын эшләтеп җибәрү Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында 6 меңнән артык яшь гаиләнең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. ТР Президентының яңа программаны эшләтеп җибәрү турындагы карары бюджет өлкәсендә эшләүче яшь гаиләләрнең барлык категорияләренә социаль программа буенча фатир сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. «Яшь гаилә» соципотекасының республика программасында 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир белән хатын рәсми рәвештә теркәлгән гаиләләр катнаша ала, 36 яшьтән яшьрәк ир белән хатынның берсе булса да (ул гариза бирүче булып чыгыш ясаса) программада катнашу мөмкинлеге бар.Программада тулы булмаган гаиләләр дә катнаша ала - әгәр ялгызының тәрбиядә баласы булса.
Безнең табигатебез гаҗәеп гүзәл һәм серле. Без, ашыгып, еш кына бу матурлыкларны, сокланырлык күренешләрне күрмибез дә.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде.
26 июль 18 сәгатьтән 27 июль 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү
Консультация – кисәтү
Тел бетә дип зарланып, алга барып булмый. Аны саклау һәм абруен күтәрү эшен нәрсәдән башларга? Бу мәсьәләдә авылга таяныргамы, шәһәргәме? Телне саклау миссиясе иң беренче чиратта кемнәргә йөкләнәчәк? Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат ӘХМӘТОВ белән "Ватаным Татарстан" шул хакта сөйләште.