Росреестр башлыгы Олег Скуфинский Идел буе федераль округының вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән күчемсез милек өлкәсендә цифрлаштыру үсеше турында сөйләште
22-23 июльдә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Олег Скуфинский РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин кушуы буенча узган эш визиты белән Татарстан Республикасында булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Росреестр башлыгы Олег Скуфинский ТР Хөкүмәт йортында узган эшлекле очрашуда күчемсез милек өлкәсендә цифрлаштыру үсеше турында фикер алыштылар.
Очрашу алдыннан ведомство җитәкчесе Олег Скуфинский җитәкчелегендәге Росреестр делегациясе Иннополиста ИФО регионнары вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрде, аның барышында субъектларның эшләнмәләре, шул исәптән Татарстан Республикасының геомәгълүмат 4D-моделе һәм Идел буе федераль округының хуҗалык эшчәнлегенә дистанцион мониторинг системасы тәкъдим ителде.
"Пространство мәгълүматларын цифрлаштыру өлкәсендә төбәк тәҗрибәсе - аеруча мөһим, чөнки нәкъ менә субъектлар үз территорияләре турында җентекле мәгълүматка ия. 9 июльдә яңгыраган Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин тәкъдиме буенча без Татарстан Республикасыннан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Самара өлкәсеннән төбәк командалары эшен җентекләп өйрәнергә планлаштырабыз. Кешеләр, бизнес һәм дәүләт мәнфәгатьләрендә сыйфатлы сервис булдыру, җирне әйләнешкә кертүнең нәтиҗәлелеген арттыру - Росреестр алдында торган мөһим һәм өстенлекле бурыч, - диде Олег Скуфинский "Иннополис" университетында дискуссия нәтиҗәләре буенча 22 июльдә.