Балтач районы игенчеләре өчен кызу урак чоры җитте. Шушы көннәрдә районыбызның авыл хуҗалыгы оешмалары урып-җыю эшләренә кереште. Кыр корабларының барысы да уракка әзер, техникалар тикшерү узган.
Аяз көннең һәр мизгеле кадерле. Комбайнчылар мөмкин кадәр күбрәк мәйданда ашлык суктырып, аны җыеп алырга тырышалар: хезмәттә ярышу бүген авыл хезмәтчәннәре өчен бик актуаль.
Бүгенге көнгә 221 га мәйданда 933 тонна игеннәр суктырылган, уртача уңыш – 42,2 ц/га.
«Дуслык» хуҗалыгы комбайнчылары уракка җомга көнне, районда беренче булып керештеләр. Көзге бодайның уңышы да сөендерде, бөртеклеләр гектарыннан 50 центнерга якын уңыш бирә. Беренче сугылган басуның саламы җыелып, җире инде сукалап та куелган.
Ару-талу белмәс йөрәкле, нык беләкле кыр батырларыбызга, игенчеләребезгә, механизаторларыбызга нәтиҗәле эш һәм урып – җыюны вакытында, югалтуларсыз тәмамлауларын телибез!
