«Укый торган Татарстан: әдәби сәхнә» әдәби-театр фестивале

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Китап укучыларны китап укуга җәлеп итү, әдәбиятка мәхәббәт уяту, кече ватаннарына карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан «Укый торган Татарстан: әдәби сәхнә» дип исемләнгән әдәби-театр фестивале оештырылды.

Катнашучыларга Ә.Еники, А. Гыйләҗев, М. Мәһдиев әсәрләреннән өзекләр укып видеоъязма жибәрергә тәкъдим ителде. Катнашучыларның  чыгышын бәяләүнең төп критерие - сәнгатьле уку түгел, ә әсәрдән уңышлы сайланган өзек уку иде. Конкурста Балтач авылара Үзәк китапханәсенең барлык филиаллары китап укучылары катнашты һәм лауреат дипломнары белән бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International