«Наз» үзәге хезмәткәрләре үз клиентларының яшәү шартларын яхшыртырга ярдәм итәләр

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Балтачның «Наз» үзәге хезмәткәрләре үз клиентларының яшәү шартларын яхшыртыр өчен бик теләп ярдәм итәләр.

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәре Нина Сидорова Сырья авылында ялгыз яшәүче 1 төркем инвалид Мария Гурьянованың өенә канализация үткәрүне оештырды. Ә Чепья авылыннан ялгыз яшәүче 63 яшьлек Светлана Миронованың иске коймасын алыштыруда социаль хезмәткәрләр һәм хужалык эксплуатация хезмәте хезмәткәрләре зур ярдәм курсәттеләр. Социаль хезмәткәр Руфинә Гәйфетдинова Чутай авылында ялгыз яшәүче 2 төркем инвалид Габделфәрт Сафиуллинның мунчасын ремонтлау өчен эшчеләр табарга ярдәм итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International