26 июль 18 сәгатьтән 27 июль 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү
Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, 26 июль кичендә урыны белән көчле яңгыр. Аерым районнарда яшен. Төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба күчүче җилнең тизлеге 4-9 м/c, урыны белән көчәйгәндә 13 м/c кадәр, яшен вакытында көчәйгәндә 15-20 м/c кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +12..+15˚. Көндез максималь һава температурасы +23..+26˚.