18 март көнне Балтач гимназиясенең 10 сыйныф укучылары игътибарына сыйныф сәгатендә "Китап анатомиясе" дип исемләнгән библиографик дәрес үтте. Биредә укучылар китапның эчке һәм тышкы төзелеше белән якыннан танышып, кызыклы биремнәр үтәделәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында" 2019 ел, 23 май, 433 нче карары нигезендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча комитетына
18 март 23 сәгатьтән 19 март 18 сәгатькә кадәр консультация-кисәтү
Татарстанда терлекчелек актив рәвештә үсә, гаилә фермалары һәм эре комплекслар төзелә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясенә нәселле таналар сатып алу буенча сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә без сезгә нәселле терлекне кайда сатып алырга мөмкин булуы һәм аны сатып алуга нинди субсидияләр алып булуы турында сөйләргә булдык.
Балтач районы Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе тарафыннан 2021 елның март аеннан район авыл хуҗалыгы оешмаларында кыр эшләренә әзерлеген ачыклау өчен тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздыру башлана.
2021 елның 16 мартында Таузар авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкиев Мөдәрис Зәки улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бүген, 16 мартта, мәдәният йортында Балтач районы эшмәкәрләре белән очрашу узды.
Бүген, 16 март - Бөтендөнья социаль эш көнендә, Балтач муниципаль районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмир кызы килде.
7 март көнне Сосна авыл җирлегендә «Кыш озату» бәйрәме узды.
Архивтан хәбәрләр