ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2021 ел
җомга

2021 елның 18 мартында Балтач районының Куныр авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрәфетдинова Саҗидә Гарифулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 

2021 елның 19 мартында Балтач районының «Алга» ҖЧҖ базасында еллык техник тикшерү уздыру, кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм мөлкәте, әйләнә-тирә мохитне саклау иминлеген тәэмин итү өлешендә машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләренең үтәлеше буенча күрсәтмә техник тикшерү һәм киңәшмә үткәрелде.

2021 елның 16-18 мартында Биектау районының Шапшы авылында «Созвездие - Йолдызлык 2021» эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды.

Архивтан хәбәрләр

Татарстан Республикасында 2021 елның 1 мартында «Гаилә архивын тапшыр» конкурсы башланды. Анда барлык татарстанлылар катнаша ала. Жюрига гаилә архивыннан бай документлар коллекциясен: фотографияләр, фотоальбомнар, фонолар, видеодокументлар, шәхси документларны күрсәтү дә җитә. Бәйгене Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты оештырды.

2021/2022 уку елына абитуриентларны җәлеп итү буенча һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында «Казан дәүләт аграр университеты» югары белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе урта белем бирү оешмаларының чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм һөнәри белем бирү оешмаларының (колледжларның, техникумнарның) студентларын «Механизация һәм техник сервис институтының Ачык ишекләр көне» дистанцион чарасына чакыра.

Нөнәгәр гомуми урта белем бирү мәктәбендә һәм Чутай башлангыч белем бирү мәктәбендә шахмат уены зонасы ачылды.

18 нче март көнне Нөнәгәр гомуми урта белем бирү мәктәбендә Кырымның Рәсәй Федерациясенә кушылуының 7-еллыгы уңаеннан сыйныф сәгатьләре узды. 

Әтнә башлангыч мәктәбендә шахмат уены зонасы ачылды. 

Казан аграр университетында «Фәне һәм Татарстан яшьләре – киләчәккә бер адым» дигән фәнни-гамәли конференциянең конкурс эшләрен яклау узды. Чара 6 номинациядә үткәрелде, аның максаты – тикшеренү күнекмәләрен камилләштерү һәм тикшеренү ысулларын үстерү, һөнәри юнәлеш бирү юллары белән мәктәп укучыларының интеллектуаль-иҗади шәхес потенциалын үстерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International