Казан дәүләт аграр университеты «Ачык ишекләр көне»нә чакыра

2021 елның 19 марты, җомга

2021/2022 уку елына абитуриентларны җәлеп итү буенча һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында «Казан дәүләт аграр университеты» югары белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе урта белем бирү оешмаларының чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм һөнәри белем бирү оешмаларының (колледжларның, техникумнарның) студентларын «Механизация һәм техник сервис институтының Ачык ишекләр көне» дистанцион чарасына чакыра. Региондагы эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чара online форматта ZOOM платформасы аша 20 март (шимбә) көнне реаль вакыт режимында узачак.

Чара 13.00 сәгатьтә башлана.

Тоташтыру идентификаторы 459 772 9499, керү өчен код 985632

Шулай ук турыдан-туры трансляцияне YouTube каналында әлеге сылтама аша карарга мөмкин булачак: https://www.youtube.com/watch?v=v-QnDHFW_jI

Ачык ишекләр көнендә катнашучылар әзерлек юнәлешләре, керү имтиханнарының Исемлеге, 2021 елда университетка кабул итү үзенчәлекләре, максатчан укуга кабул итү тәртибе һәм аның өстенлекләре турында тулы мәгълүмат ала алачаклар. Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Гүзәл Рәфкать кызы ФӘССАХОВАга сорауларны түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: (https://forms.gle/ioJ3yDEtMVajtpHy6)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International