Бүген, 16 мартта, мәдәният йортында Балтач районы эшмәкәрләре белән очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Рәшит улы Хәбипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Галимҗан улы Һадиев һәм район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин катнашты. Башка район эшмәкәрләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, шулай ук район җирендә туризмны үстерү буенча тәкъдимнәр яңгырады.