14 март көнне «БаLтасиада» кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары үтте. Кызларыбыз, «Сорнай» һәм «Администрация» командаларын җиңеп, 2021 елның 21 мартында узачак финал ярышларына үттеләр.
9 март көнне Балтач «Форпост» үзәге директоры Фердинанд Гыйлемҗанов юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча ДАҺБУ студентлары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр бәйгесе үткәрде.
Балтач «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәткәрләр һәм туганнар өчен чираттагы «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» дәресе уздырдылар.
15 март көнне дүртенче чакырылыш Балтач район Советының җиденче утырышы узды. Утырышны Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.
11 март көнне «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган бәйрәм чарасы үткәрделәр. Балалар иҗади биремнәрне актив башкардылар, төрле халыкларның дуслыгын чагылдыручы конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар.
14 март Казан шәһәре Юдино бистәсендәге Локомотив стадионында традицион Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны узды.
Хөрмәтле райондашлар! 16 март 13.00 сәгатьтә Балтач район мәдәният йортында эшмәкәрләр белән очрашу узачак.
Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә торак урыннары бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 13 июлендәге 587 номерлы карары белән расланган.
Архивтан хәбәрләр
11 март көнне Балтач Үзәк китапханәсендә "Һәр һөнәргә - хөрмәт һәм дан" дип исемләнгән очрашу булып узды.