Чираттагы «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» дәресе узды

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Балтач «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәткәрләр һәм туганнар өчен чираттагы «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» дәресе уздырдылар. Вируслы авырулар таралуны булдырмау һәм профилактикалауның барлык чараларын кулланып, дәресне Чепья табиб амбулаториясенең гомуми практика табибы Татьяна Филиппова үткәрде. Ул физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне ашатуны оештыру һәм ашату темасын җентекләп ачып бирде. Ятучы яки аз хәрәкәтләнүче кешегә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен саклап калырга ярдәм итүче җиһазларны күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International