Дүртенче чакырылыш Балтач район Советының җиденче утырышы

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

15 март көнне дүртенче чакырылыш Балтач район Советының җиденче утырышы узды. Утырышны Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.

Район Советының җиденче утырышы көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:

1. Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең 2020-нче елдагы эшчәнлеге турында отчеты.

2. Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасының 2020-нче елгы эшчәнлеге турында отчеты.

3. Балтач муниципаль районының 2020-нче елгы бюджет үтәлеше турында отчеты (беренче укылыш).

4. Балтач муниципаль районы җирле үзидарә органнарының 2020-нчы елгы эшчәнлекләре буенча  мониторинг нәтиҗәләре турында.

5. Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы бүлегенең 2020-нче елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында.

6. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә тышкы реклама һәм мәгълүмат урнаштыру тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында.

7. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының иҗтимагый Советы турындагы Нигезләмәне раслау хакында.

8. Җир эшләрен башкаруга ордер (рөхсәт кәгазе) бирү Тәртибен раслау турында.

9. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының административ комиссиясен төзү турында.

10. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль милкендәге җир кишәрлекләре аренда түләве күләмен билгеләү Тәртибен раслау турында.

11. Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты структурасына һәм хезмәткәрләренең санына үзгәрешләр кертү турында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International