Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында" 2019 ел, 23 май, 433 нче карары нигезендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча комитетына:
- халык саны 500 мең һәм аннан күбрәк булган авыл җирлекләрендә, шәһәр округларында урнашкан җылылык челтәрләреннән тыш, җылылык энергиясен тапшырганда технологик югалту нормативларын раслау;
- җылылык энергиясен җитештергәндә җылылык энергиясе чыганакларына, электр энергиясен җитештерүнең билгеләнгән егәрлеге 25 мегаватт һәм аннан күбрәк булган электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында эшләп килүче җылылык энергиясе чыганакларыннан тыш, җылылык энергиясе чыганакларына җылылык энергиясе җитештергәндә ягулыкның чагыштырма чыгымы нормативларын раслау;
- электр энергиясен җитештерүнең билгеләнгән егәрлеге 25 мегаватт һәм аннан күбрәк булган электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында эшләп килүче җылылык энергиясе чыганакларыннан тыш, җылылык энергиясе чыганакларына ягулык запаслары нормативларын раслау вәкаләтләре беркетелде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Җылылык белән тәэмин итү турында" 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны билгеләгәндә җайга салучы тарафыннан расланган нормативларны мәҗбүри куллану күздә тотыла. Шул ук вакытта җылылык белән тәэмин итү объектларының нормативларны һәм тариф эшләрен раслау буенча материалларда катгый туры килүен үтәү зарур.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, нормативлар раслау буенча вәкаләтләр дәүләт хезмәтләренә кертелгән. Шуңа бәйле рәвештә, нормативларны раслау өчен Дәүләт комитетына тапшырылырга тиешле материалларның тулы исемлеге Дәүләт комитеты сайтында Документлар > Дәүләт хезмәтләре күрсәтү бүлегендә урнаштырылган Нормативлар раслау буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең тиешле административ регламентларында каралган.