Бүген, 16 март - Бөтендөнья социаль эш көнендә, Балтач муниципаль районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмир кызы килде.
Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин белән бергә Эльмира Зарипова Таузар авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкиев Мөдәрис Зәки улын 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Эшлекле сәфәре кысаларында Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итү үткәрде, балтачлылар үзләрен борчыган сорауларны бирә алдылар. Шулай ук министр Балтач районы социаль яклау бүлеге коллективы белән очрашты һәм Бөтендөнья социаль хезмәт көне белән котлады.