ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

1 апрельдән 31 майга кадәр район территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча санитар-экологик ике айлыгы үтә. 


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә торак урыннары бирү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 13 июлендәге 587 номерлы карары белән расланган.

     Пыжмара төп белем мәктәбе коллективы 2021 ел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, зур концерт тәкъдим  итте.


5
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

"Тәрбия мәктәбе" инновацион технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында дәресләр Нөнәгәр фельдшер-акушерлык пунктында дәвам итте.

2021 елның 3 апрелендә тыл ветераннары - Таузар авылында яшәүче Әмина Гыйзатуллина, Чепья авылыннан Мәхмүт Минһаҗев 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте.

Балтач районы башкарма комитеты боерыгы нигезендә, 28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан, районыбыз җирлегендә 1 апрельдән алып 15 майга кадәр “Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән” (“Охрана труда глазами детей”) дип исемләнгәнгән рәсем конкурсы игълан ителә.

Хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, эш урыннарында бәхетсезлек очракларына һәм һөнәри авыруларга юл куймау, шулай ук хезмәт культурасын эшчәнлекнең барлык өлкәләренә чыгару максатыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 19 мартындагы 482-р номерлы күрсәтмәсенә таянып, Балтач район башкарма комитеты 31.03.2021 елның 58 номерлы "Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар турында" боерыкны кабул итте.


4
апрель, 2021 ел
якшәмбе

4 апрель 18 сәгатьтән 5 апрель 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Коррупциягә каршы тору өлкәсендә федераль закон таләпләре нигезендә муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар үзләренең, хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирергә тиеш.

Татарстан Республикасы Балтач район Советы коррупциягә каршы тору буенча чаралар планы кысаларында 26 гыйнвар, 4 март, 23 март көннәрендә Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов рәислегендә муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль вазыйфа биләүче затлар, муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре өчен семинарлар үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International