Пыжмара авыл җирлеге яңалыклары. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бәйрәм чарасы

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

     Пыжмара төп белем мәктәбе коллективы 2021 ел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, зур концерт тәкъдим  итте. Кичәдә татар милләтенең  иҗаты, җырлары, гореф –гадәтләре белән бер рәттән удмурт, керәшен, мари, украин, чечен халыкларының дәртле биюләрен күреп, сокланырлык булды.

Шулай ук,  һәр укучының нәсел шәҗәрәсе күргәзмәсе дә куелган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International