2021 елның 3 апрелендә тыл ветераннары - Таузар авылында яшәүче Әмина Гыйзатуллина, Чепья авылыннан Мәхмүт Минһаҗев 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Район җитәкчелеге юбилярларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Әминә апа гаиләдә иң олы бала булган. 10 яше тулганда сугыш башлана. Әтиләре сугышта хәбәрсез югала. Берсеннән-берсе кечкенә 4 бала ятим кала. Әниләре басу-кырдан кайтып керә алмый. Әнисенә фермада сарык карарга булыша, бозаулар ашата. Хәзерге көндә Әминә апа улы Әнәс гаиләсендә яши.
Мәхмүт абыйның да балачагы сугышнын авыр елларында үткән. Укуын да тәмамлый алмаган. Сугыш елларында колхозда эшләгән. Озак еллар Чепья үрү цехында эшләгән, мастер булган. Авылдашлар бик хөрмәт итә Мәхмүт абыйны. Бүгенге көндә Мәхмүт абый улы Радик гаиләсендә гомер кичерә.