Балтач районында “Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән” рәсем конкурсы игълан ителә

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Балтач районы башкарма комитеты боерыгы нигезендә, 28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан, районыбыз җирлегендә 1 апрельдән алып 15 майга кадәр “Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән” (“Охрана труда глазами детей”) дип исемләнгәнгән рәсем конкурсы игълан ителә.

Әлеге конкурс производствода хезмәт иминлеге һәм хезмәтне саклау мәсьәләсенә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә, бу өлкәдә теоретик белемнәр дәрәҗәсен күтәрергә теләге белән оештырыла.  Аларга махсус жюри  комиссиясе  бәя биргәндә эчтәлегенең темага җавап бирүе, актуальлек, әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан җиңел кабул ителү, оригинальлек, өстәмә кызыклы мәгүлүматы булуына зур игътибар итә.

Конкурста районыбызның барлык белем бирү учреждениеләрендә белем алучы балалар катнаша ала. Әлеге бәйге 3 төрле яшь группасы буенча бәяләнә:

·     7-10 яшьлекләр;

·     11-14 яшьлекләр;

·     15-18 яшьлекләр.

Конкурсның шартлары турында район мәгариф идарәсеннән яки мәктәпләрдән тулырак белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International