Хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, эш урыннарында бәхетсезлек очракларына һәм һөнәри авыруларга юл куймау, шулай ук хезмәт культурасын эшчәнлекнең барлык өлкәләренә чыгару максатыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 19 мартындагы 482-р номерлы күрсәтмәсенә таянып, Балтач район башкарма комитеты 31.03.2021 елның 58 номерлы "Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар турында" боерыкны кабул итте.
Әлеге боерык нигезендә түбәндәге карарлар кабул ителде:
- 2021 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар үткәрү;
-Балтач муниципаль районы территориясендә үз эшчәнлекләрен тормышка ашыручы барлык оешмаларга һәм предприятиеләргә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чараларны тормышка ашыруда актив катнашырга, шул исәптән хезмәткәрләрне куркынычсыз эш башкару алымнарына өйрәтүне активлаштырырга, хезмәтне саклау һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча форумнар, Хезмәтне саклау көннәре, «түгәрәк өстәл» утырышлары, киңәшмәләр, смотр-конкурслар үткәрергә тәкъдим итәргә.