1 апрельдән 31 майга кадәр район территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча санитар-экологик ике айлыгы үтә.
ТР Министрлар Кабинеты боерыгын үтәү йөзеннән район башкарма комитеты быел да 1 апрельдән 31 майга кадәр район территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча санитар-экологик ике айлык үткәрү турында карар кабул итте. Шунысы куандыра: чисталык ике айлыгы ел саен райондашларыбызның активлыгы шартларында үтә.


