ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2022 ел
шимбә

Балтач муниципаль районында "Тракторларга, үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм тагылмаларга техник караулар үткәрү " нең расланган графигы нигезендә 2022 елның 18 мартыннан агросәнәгать комплексы өлкәсендә әлеге чаралар башланды. 

24 март көнне 5 нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар Балтач Үзәк балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Алар “Балалар китабы – сихри бер дөнья” дип аталган китаплы утырмада катнаштылар. Чарада “Язу ничек барлыкка килгән?”, “Китап ничек ясала?” кебек бик күп сорауларга җавап бирелде. Балалар әкиятләр нигезендә оештырылган уеннарда катнашып та белгәннәрен күрсәттеләр.

Россиядә Балалар  һәм яшүсмерләр китабы атналыгы быел 26 март-3 апрель аралыгына туры килә.  Әлеге атналыкны каршылап, 24 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 5нче балалар бакчасына барып, уртанчылар төркеменә йөрүчеләр өчен “Без китап яратабыз” дип исемләнгән китаплы иртә үткәрделәр. Сабыйлар балалар китапларының күптөрлелеге турында мәгълүматларны игътибар белән тыңладылар, кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр.

23 март көнне "Факел" яшусмерләр клубында Кече Лызи урта мәктәбендә һәм Салавыч лицеенда яшүсмерләр өчен коррупциягә каршы көрәш буенча интеллектуаль викторина узды

22 март көнне Балтач балалар сәнгать мәктәбендә “Литература в музыке” дип аталган лекторий узды.


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

Архивтан хәбәрләр

20 март көнне Югары Шубан авылында «Нәүрүз» бәйрәме үткәрелде.


22
март, 2022 ел
сишәмбе

22 нче март көнне дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының уналтынчы утырышы узды. Утырышны Балтач муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.

2022 елның 22 мартында "Бурбаш" ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы техникасына техник карау уздырылды.

Ел саен 19 мартта Россиядә Диңгезче-су асты көне билгеләп үтелә - Россия Федерациясе хәрби-диңгез флотының хәрби хезмәткәрләре һәм гражданлык персоналының һөнәри бәйрәме. Шул уңайдан 2022 елның 19 мартында "Дулкын" йөзү бассейнында вице-адмирал Марс Җамалетдин улы Искәндәров хөрмәтенә су асты көчләре ветераннары арасында ярышлар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International