“Нурлы син, җырлы син, Балтач”

2022 елның 26 марты, шимбә

22 март көнне Балтач балалар сәнгать мәктәбендә “Литература в музыке” дип аталган лекторий узды. Чарада Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашып, “Нурлы син, җырлы син, Балтач” дип аталган презентация тәкъдим иттеләр. Сәнгать мәктәбендә укучы балалар табигате дә, халкы да матур, күркәм булган Балтачның китаплы төбәк булуы белән дә данлы икәнлегенә төшенделәр. Балтач – җырларда җырланган як та әле ул. Бик күп якташ шагыйрьләребезнең шигырьләре көйләргә салынган. Балалар Г.Мөхәммәтшин шигырьләренә язылган “Керим әле урманнарга” (Р.Яхин көе), “Ашкыну” (Л.Батыр-Болгари көе) җырларын тыңлап та хозурландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International