Шубан авыл җирлеге яңалыклары. "Нәүрүз"

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

20 март көнне Югары Шубан авылында «Нәүрүз» бәйрәме үткәрелде. Нәүрүзне бәйрәм итү тирән тамырларга ия. Язгы көн тигезлеге көненә туры килә торган бу бәйрәм җирнең, табигатьнең уянуын, яз килүен һәм Яңа ел җитүен символлаштыра. Нәүрүзгә әзерлек 13 мартта ук башланды. Мәктәп укучылары мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә өйләр буйлап йөреп ярма, йомырка, буләкләр җыйдылар, барыбызны да Нәүрүзне каршы алырга чакырдылар.

 Бәйрәмгә барлык авыл халкы килгән иде. Ярминкә оештырылды, анда камыр ризыклары,шашлык сатып алырга мөмкин иде. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр концерт белән чыгыш ясадылар, зур казанда ботка пешерделәр, чәй эчтеләр. Бәйрәм берсеннән-берсе күңелле уеннар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International