ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү

4 февральдә Чепья мәдәният йортында шулай ук Арбор мәдәният йортында Чепья авыл җирлегенең халык җыены, "Труд" һәм "Арбор" коллектив хуҗалыкларының еллык йомгаклау җыелышы булды. 

Россия Федерациясе Су кодексының 65нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә Су саклау зоналары булып диңгез, елгалар, елгалар, елгалар, каналлар, күлләр, сусаклагычлар ярлары (чикләре) янәшәсендә булган һәм, күрсәтелгән су объектларын пычратуны, чүпләүне, ләмләүне һәм аларның суларының бетүен булдырмау, шулай ук аларның яшәү тирәлеген саклау максатларында хуҗалык һәм башка эшчәнлек алып баруның махсус режимы куела торган территорияләр тора су биологик ресурслары һәм башка хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектлары.

Россия Федерациясе Җир кодексының 39.8 статьясындагы 4 пункты нигезендә дәүләт яисә муниципаль милектә булган һәм гомуми файдаланудагы су объектының яр буе полосасы чикләрендә урнашкан җир кишәрлеген арендалау шартнамәсе гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына ирекле үтеп керүен тәэмин итү шарты белән төзелә.

2 февраль көнне Смәел авылының хоккей мәйданчыгында "ТАССР ның атказанган физик культура хезмәткәре" Ю. А. Шишкин истәлегенә Смәел урта мәктәбе укучылары һәм әтиләр арасында 5 нче тапкыр хоккей ярышлары узды.Ярышларны ачуда тормыш иптәше Светлана Петровна, кызы Ольга, улы  Игорь, туганнары катнашты. Биредә 4 команда: 3 укучылар, 1 әтиләр командасы чыгыш ясады.

Мондый турнирлар үткәрү остазны олылап искә алу белән беррәттән, яшь буынга спортка мәхәббәт тәрбияләү дә булып тора.

3 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Без – нәни артистлар” дип аталган театраль баттл үтте. Чарага бистәдәге ике белем йортының: Балтач урта мәктәбенең 1-В сыйныфы һәм Балтач гимназиясенең 1-Б сыйныфы укучылары килде. Укучылар “Театр” дип аталган серле  илгә сәфәр ясадылар. Аларга “театр” төшенчәсенең асылы, театр төрләре, анда эшләүче һөнәр ияләре һ.б. турында слайдлар ярдәмендә аңлатылды. Чараның икенче өлешендә укучылар үзләре дә нәни артистлар булып, спектакльләр куйдылар. Гимназия укучылары “Теремок на новый лад” театраль тамашасы, ә Балтач урта мәктәбе укучылары “Теремкәй” спектакле белән тамашачыларны куандырдылар.

5 февральдә Смәел авылы җирлеге шугалагында, "Зифа" командасы уенчылары – Тукай Һадиев һәм Булат Салихҗановларның якты истәлекләренә багышланган, алкалы хоккей буенча турнирның финал ярышлары узды.

Ике көн буена дәвам иткән хоккей ярышларының төп җиңүчеләре билгеле!

🏆🥇 нче урын - Смәел авылы командасы
🥈 нче урын - Карадуган авылы командасы
🥉 нче урын - Норма авылы командасы

Һәр җиңүдән соң, тагын да югарырак үрләр яулау теләге дә бермә-бер арта! Районыбызның хоккей белән янып яшәүче ир-егетләренә алга таба да имин, уңышлы уеннар, лаеклы көндәшләр насыйп булсын!

3 февральдә "Салавыч" спорт комплексында 2008-2009, 2010-2012 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында спорт мәктәбе тренерлары призына кул көрәше буенча турнир узды. Турнирда 16 мәктәптән 87 спортчы катнашты .


5
февраль, 2023 ел
якшәмбе

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү


4
февраль, 2023 ел
шимбә

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү (Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International