4-5 февральдә Казанда «Спортның ишкәк ишү төрләре Үзәге " күпфункцияле комплексы базасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы чемпионнары фестивале узачак.
2 февральдә Түнтәр мәдәният йортында Урта Көшкәт авыл җирлегенең халык җыены һәм "Дуслык" күмәк хуҗалыгының еллык йомгаклау җыелышы узды. Хисап җыелышында ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин катнашты.
2023 елның 2 февралендә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 80 ел тулды. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып, 1943 елның 2 февралендә совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Идел буендагы әлеге шәһәр өчен сугышта Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була.
2 февраль көнне Балтач Үзәк китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Сталинград бәрелешләре тәмамлануга 80 ел тулу уңаеннан «Город русской славы – Сталинград» дип аталган библиографик күзәтү уздырылды. Укучыларга Сталинград бәрелешләре турында китаплар тәкъдим ителде, Михаил Алексеевның “Тетрадь, начатая под Сталинградом» китабыннан көндәлегеннән өзек укылды.
29 нчы январьдән 2 нче февральгә кадәр Казан шәһәрендә рус сыйныфларында укучы татар балалары өчен татар теленнән һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларының йомгаклау этаплары узды. Балтач гимназиясе, Норма, Балтач, Чепья мәктәпләреннән 20 укучы республика олимпиадасының призерлары булдылар.29 нчы январьдән 2 нче февральгә кадәр Казан шәһәрендә рус сыйныфларында укучы татар балалары өчен татар теленнән һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларының йомгаклау этаплары узды. Балтач гимназиясе, Норма, Балтач, Чепья мәктәпләреннән 20 укучы республика олимпиадасының призерлары булдылар.
1943 елның 2 февралендә Кызыл Армия җиңүе белән Сталинград сугышы тәмамлана.
Максатлы кабул итү турында
Югары Шубан авылы мәдәният йортында «Алга " ҖЧҖ хезмәт коллективы һәм авыл җирлеге гражданнары җыены үткәрелде
Татарстан Республикасы территориясендә «боз коркасы» куркыныч табигый агрометеорологик күренеш турында буран хәбәре
Җыр – чынбарлык белән күңел дөньясын тоташтыручы сихри басма.Җыр ул – сер. Аны тыңлый белергә генә кирәк. Җыр – борынгылардан килгән хикмәт...
Үзәк китапханәнең уку залында җыйналган Балтач гимназиясенең 10нчы сыйныф укучылары “Көне таны” күңел ачу уенында катнашып җыр-моң дөньясы илчеләренә әверелделәр. Укучылар татар һәм рус популяр җырларын, мультфильм һәм кинофильмнарда яңгыраган көйләрне танып белделәр. Бергәләп кушылып җырлап күңел ачтылар.