Үзәк китапханәгә музыка дөньясы илчеләре җыелды

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Җыр – чынбарлык белән күңел дөньясын тоташтыручы сихри басма.Җыр ул – сер. Аны тыңлый белергә генә кирәк. Җыр – борынгылардан килгән хикмәт...

Үзәк китапханәнең уку залында җыйналган Балтач гимназиясенең 10нчы сыйныф укучылары “Көне таны” күңел ачу уенында катнашып җыр-моң дөньясы илчеләренә әверелделәр. Укучылар татар һәм рус популяр җырларын, мультфильм һәм кинофильмнарда яңгыраган көйләрне танып белделәр. Бергәләп кушылып җырлап күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International