«Сталинград – тарихның горур хәтере» дигән акциясе

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

1943 елның 2 февралендә Кызыл Армия җиңүе белән Сталинград сугышы тәмамлана. «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Балтач бистәсендә «Сталинград – тарихның горур хәтере» дигән урам акциясе уздырдылар. Узып баручыларга георгий тасмалары һәм «Сталинград – герой шәһәр» дигән буклетлар таратылды, анда Сталинград сугышы турында кыскача мәгълүмат һәм әдәби китаплар исемлеге күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International