Балтач үзәк балалар китапханәсендә театраль баттл үткәрелде

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

3 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Без – нәни артистлар” дип аталган театраль баттл үтте. Чарага бистәдәге ике белем йортының: Балтач урта мәктәбенең 1-В сыйныфы һәм Балтач гимназиясенең 1-Б сыйныфы укучылары килде. Укучылар “Театр” дип аталган серле  илгә сәфәр ясадылар. Аларга “театр” төшенчәсенең асылы, театр төрләре, анда эшләүче һөнәр ияләре һ.б. турында слайдлар ярдәмендә аңлатылды. Чараның икенче өлешендә укучылар үзләре дә нәни артистлар булып, спектакльләр куйдылар. Гимназия укучылары “Теремок на новый лад” театраль тамашасы, ә Балтач урта мәктәбе укучылары “Теремкәй” спектакле белән тамашачыларны куандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International