Чепья җирлеге яңалыклары. Чепья мәдәният йортында халык җыены узды

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

4 февральдә Чепья мәдәният йортында шулай ук Арбор мәдәният йортында Чепья авыл җирлегенең халык җыены, "Труд" һәм "Арбор" коллектив хуҗалыкларының еллык йомгаклау җыелышы булды. 

Чепья авылындагы җыелышта Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Н.Н. Сабирҗанов, Чепья авыл җирлеге башлыгы А.Г. Нотфуллин, "Труд» ҖЧҖ директоры Р.Х. Һадиев, «Труд» ҖЧҖ белгечләре, хезмәт коллективы, авыл җирлеге халкы катнашты.

Арбор авылындагы җыелышта Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов И.Ф., Чепья авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Галиев И.Н., "Арбор" ҖЧҖ директоры Баязитов Х.С., «Арбор» ҖЧҖ белгечләре, хезмәт коллективы, Арбор авылы халкы катнашты.​​

Җыелышларда узган елга йомгак ясалды, белгечләрнең, "Арбор" ҖЧҖ, "Труд" ҖЧҖ директорларының, җирлек башлыгының, башкарма комитет җитәкчесенең һәм чакырылган вәкилләрнең хисапларын тыңладылар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International