5 февральдә хоккей турнирының финал ярышлары узды

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

5 февральдә Смәел авылы җирлеге шугалагында, "Зифа" командасы уенчылары – Тукай Һадиев һәм Булат Салихҗановларның якты истәлекләренә багышланган, алкалы хоккей буенча турнирның финал ярышлары узды.

Ике көн буена дәвам иткән хоккей ярышларының төп җиңүчеләре билгеле!

🏆🥇 нче урын - Смәел авылы командасы
🥈 нче урын - Карадуган авылы командасы
🥉 нче урын - Норма авылы командасы

Һәр җиңүдән соң, тагын да югарырак үрләр яулау теләге дә бермә-бер арта! Районыбызның хоккей белән янып яшәүче ир-егетләренә алга таба да имин, уңышлы уеннар, лаеклы көндәшләр насыйп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International