Смәел авыл җирлеге яңалыклары. Смәел авылында ТАССРның атказанган физкультура хезмәткәре Шишкин Ю. А. истәлегенә хоккей ярышы узды

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

2 февраль көнне Смәел авылының хоккей мәйданчыгында "ТАССР ның атказанган физик культура хезмәткәре" Ю. А. Шишкин истәлегенә Смәел урта мәктәбе укучылары һәм әтиләр арасында 5 нче тапкыр хоккей ярышлары узды.Ярышларны ачуда тормыш иптәше Светлана Петровна, кызы Ольга, улы  Игорь, туганнары катнашты. Биредә 4 команда: 3 укучылар, 1 әтиләр командасы чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International