24-26 апрель көннәрендә Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә, III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды үтә. Безнең Балтач районыннан җәмәгать эшлеклеләре Зөлфирә Камалова, Гөлсем Миңнебаева, Әминә Мөхәмәтҗанова катнаша.
Бүген Балтач район Советы Президиумы утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:
24 нче апрель көнне Балтач мәдәният үзәге каршында эшләп килүче "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубының иҗат концерты булып узды. Сәхнәбез түрендә халкыбызның милли җәүһәрләрен кадерләп саклаучы ветераннарыбыз һәм алар үрнәгендә үсеп килүче яшьләребез балкыдылар.
Архивтан хәбәрләр
24 апрель көнне Бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 137 ел булуга багышланган бәйрәм булып узды. Балтачыбызга Казаннан мөхтәрәм кунаклар кайтты. Кайткан язучылар, шагыйрьләр елдагыча Сасна Пучинкәсе зиратында Тукайнын әнисе җирләнгән каберенә чәчәк салдылар, мәктәптә укучылар белән очраштылар, соңыннан Балтач мәдәният үзәгендә бәйрәм кичәсендә катнаштылар.
24 апрельдә «Пушкин картасы» федераль социаль әһәмияткә ия проектын тормышка ашыру кысаларында Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Себер тракты һәм Муса Җәлил тарихы музеенда булдылар.
Күренекле татар шагыйре Равил Фәйзуллин “Яздан аерып булмый Тукайны!” дип язган. Әйе, яз – Тукайлы, яз ул чәчкә-гөлле.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сезгә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Россия Федерациясе Сәүдә вәкилләре катнашында видео-конференц-элемтә режимында «Сәүдә вәкиле белән сәгать» форматында чаралар оештыру буенча эш алып баруы турында хәбәр итә
2023нче елның 20 нче апрелендә Балтач районы оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре гаиләләр парлары арасында «ИҢ ЯХШЫ ГАИЛӘ» күңел ачу уенның җиденче зона этабы узды.
Безнең табигатебез – гаҗәеп гүзәл, серле һәм кызыклы. Анда бар нәрсә дә үз урынында, һәр нәрсәнең дә үз вазыйфасы бар, бар тереклек иясе дә кирәкле. Табигатьне аңларга, тоярга, өйрәнергә, яратырга һәм сакларга гына кирәк.