ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

PROинтерес-Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Round кушымтасы базасында яшьләр өчен ел саен үсештә булган һөнәри юнәлеш бирү фестивале.

"Кызыл канәфер" 2023 башланды! Кушылыгыз!

«Буыннар истәлеге» хәйрия фонды 2015 елдан Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннарына медицина ярдәме күрсәтә. 8 ел эчендә бөтен ил буенча 17,5 меңнән артык ветеран кирәкле ярдәм алды

23 нче апрель көнне Мәскәү шәһәрендә йөзү буенча бөтенроссия ярышы узды.Безнең районнан 5 спортчы катнашты.

23 нче апрель көнне  Казан шәһәрендә 14-15, 16-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча "Яшьүсмерләр" берләшмәсенен республика турниры узды . Безнең районнан 11 спортчы катнашты. 

2023 енче елның 22 нче апрелендә Татарстаннын атказанган укытучысы, Татарстаннын атказанган спорт остасы, РСФСР ның спорт остасы В.Г. Гарифуллин истәлегенә көрәш буенча турнир узды.

22-23 нче апрель көннәрендә Мәскәү шәһәрендә джампинг фитнес буенча Рәсәй Кубогы ярышлары узды. Ярышта Рәсәй, Казахстан һәм Белоруссия дән командалар катнашты. Балтач район җыелма командасы Гафурова Дидария җитәкчелегендә үз номинацияләрендә 40 команда арасында 3 нче урынны яулардылар.


21
апрель, 2023 ел
җомга

21 апрель Россиядә Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә.
1785 елның 21 апрелендә Бөек Екатерина патша "Россия империясе шәһәрләре хокукы һәм файдасына грамота"га кул куя. Нәкъ менә әлеге грамота Россия закончалыгы үсешенә башлангыч була.


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Балтач район Советы Президиумы утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:

18 апрель көнне  шәхси эшмәкәрләр Радик һәм Асия Закировлар гаиләсе исеменнән ел саен үткәрелә торган «Чын күңелдән» хәйрия акциясе узды.  Акция кысаларында  районның 162 мөмкинлекләре чикле баласына азык-төлек җыелмалары әзерләнде.

Хөрмәтле дин кардәшләр!

   Һәр мөселманга үзенең күңелен пакълау,шәфкатьлелек һәм гаделлелек, түземлелек һәм җаваплылык, якыннары турында кайгыртучанлык кебек әхлакый сыйфатларны тормышка ашырырга насыйп иткән Рамазан ае тәмам. Озын көннәрдә Аллаһ биргән нигъмәтләрдән тыелып, бары изге гамәлләр кылып, мохтаҗларга ярдәм итеп яшәү һәркемнең күңеленә ихласлылык, җиңеллелек ирештерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International