21 апрель Россиядә Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә.
1785 елның 21 апрелендә Бөек Екатерина патша "Россия империясе шәһәрләре хокукы һәм файдасына грамота"га кул куя. Нәкъ менә әлеге грамота Россия закончалыгы үсешенә башлангыч була. Җирле үзидарәнең максаты - җирле халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту. Бүгенге җәмгыятьтә җирле үзидарә хезмәтенә ихтыяҗ тумаган бер генә көн дә юк. Тормыш алга бара, таләпләр арта һәм җирле әһәмияттә булган мәсьәләләрне хәл итүдә үзидарә хезмәткәрләре мөһим урын били. Нинди генә очракта да әлеге тармактагы үзгәрешләргә җаваплы карап, мәсьәләгә тиз арада төшенгән, эшчәнлекне җайга салып, дөрес юнәлеш алуына ныклы җирлек булдырган барлык хезмәткәрләргә хөрмәтебез зур.
Әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле ветераннарыбызга җирле үзидарәләр үсешенә, районыбыз тарихын төзүгә керткән хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.
Халык белән эшләү, җитәкчелек итү беркайчан да җиңел булмаган. Ә бүгенге хәбәрдарлык, хокукый үзгәреш чорында җитәкче кешегә белемле, көчле оештыручы, оста психолог һәм идарәче булу өстенә башка бик күп сәләтләргә ия булырга кирәк.
Җирле үзидарәләр системасында хезмәт куйган барлык хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлыйм! Һәрвакыт халык белән тыгыз элемтәдә, аңлашып эшләвегезне, җирлегебезне тагын да күркәмрәк, ныклырак итүдә яңа мөмкинлекләрнең күбрәк булуын телим. Һәркайсыгызга сәламәт булып, гаилә иминлегендә, бөтенлектә яшәргә насыйп булсын!
Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Р.Р.