"Кызыл канәфер" 2023 башланды! Кушылыгыз!

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

"Кызыл канәфер" 2023 башланды! Кушылыгыз!

«Буыннар истәлеге» хәйрия фонды 2015 елдан Бөек Ватан сугышы һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннарына медицина ярдәме күрсәтә. 8 ел эчендә бөтен ил буенча 17,5 меңнән артык ветеран кирәкле ярдәм алды: заманча протезлар, ишетү аппаратлары, югары технологияле коляскалар, медикаментлар комплектлары, шулай ук профильле медицина учреждениеләрендә дәвалану һәм реабилитация узу мөмкинлеге.

Фонд адреслы гына түгел (ягъни конкрет тәрбияләнүчеләргә) ярдәм итә, ә гомумән ветераннарга медицина хезмәтләре күрсәтү системасын яхшырту өстендә дә эшли, сугыш ветераннары госпитальләренә һәм профильле социаль учреждениеләргә хәйрия ярдәме күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International