Балтач район Советы президиумы утырышы узды

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Бүген Балтач район Советы Президиумы утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:

  1. Балтач муниципаль  районының  2022-нче елгы   бюджет  үтәлешен    раслау турында (икенче укылыш).
  2. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының 2023 нче  елга  һәм 2024-2025 нче елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
  3.  Балтач муниципаль районының 2023 елның 1 кварталында бюджет үтәлеше турында.
  4. Кече һәм  урта  эшмәкәрлек  субъектларына  бирү  өчен  Балтач муниципаль районы милкендәге һәм башка затларның хокукларыннан бәйсез булган мөлкәтнең исемлегенә өстәмәләр кертү турында.
  5. «Татарстан     Республикасы    Балтач    муниципаль   районы»   муниципаль берәмлегенең 2023 елга  муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру фараз планына (программасына) өстәмәләр кертү турында.
  6. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
  7.  Балтач муниципаль районында шәхси торак төзелеше, торак пунктлар һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән шәхси ярдәмче хуҗалык, башка төзелеш объектлары өчен яки мондый җир кишәрлекләрен арендалау килешүләрен төзү хокуклары өчен милеккә җир кишәрлекләрен сату тәртибенә үзгәрешләр кертү турында.
  8. Балтач район Советының кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында.
  9.  Балтач район Советының кайбер актларының  үз  көчләрен  югалтуын   тану турында.
  10. 2022-нче елда Татарстан Республикасында, Балтач муниципаль районында кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау турында.    
  11. Балтач    муниципаль    районы       территориясендә      милләтара        һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы турында.
  12. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы участок сайлау комиссияләре составына билгеләү өчен кандидатлар тәкъдим итү турында.
  13. Балтач район Советының 2022 елда кабул ителгән карарларының үтәлеше турында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International