24 апрель көнне Бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 137 ел булуга багышланган бәйрәм булып узды. Балтачыбызга Казаннан мөхтәрәм кунаклар кайтты. Кайткан язучылар, шагыйрьләр елдагыча Сасна Пучинкәсе зиратында Тукайнын әнисе җирләнгән каберенә чәчәк салдылар, мәктәптә укучылар белән очраштылар, соңыннан Балтач мәдәният үзәгендә бәйрәм кичәсендә катнаштылар.