24-26 апрель көннәрендә Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә, III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды үтә. Безнең Балтач районыннан җәмәгать эшлеклеләре Зөлфирә Камалова, Гөлсем Миңнебаева, Әминә Мөхәмәтҗанова катнаша.