Балтач үзәк балалар китапханәсендә Халыкара Җир көне билгеләп үтелде

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Безнең табигатебез – гаҗәеп гүзәл, серле һәм кызыклы. Анда бар нәрсә дә үз урынында, һәр нәрсәнең дә үз вазыйфасы бар, бар тереклек иясе дә кирәкле. Табигатьне аңларга, тоярга, өйрәнергә, яратырга һәм сакларга гына кирәк.

20 апрель көнне,  Халыкара Җир көнен каршылап, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Табигать – гүзәллек дөньясы” дип исемләнгән тематик иртә үтте. Чарага 2нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче сабыйлар килде. Алар Җиребездә яшәүче тереклек ияләре турында төрледән-төрле кызыклы фактларны белделәр, “рекордсменнар” белән таныштылар. Балалар табигатебездә булган матур һәм тискәре күренешләргә үз фикерләрен белдерделәр. Үзләре дә “чүпләнгән аланны” чистартып, табигатьне сакларга кирәклеген аңлаттылар. Ахырдан балалар В.Бианкиның “Муравьишка-хвастунишка” әсәренә нигезләнгән мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International